Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышын уздыра. Бу хакта «Москва. Кремль. Путин» программасында хәбәр ителә, алып баручысы Павел Зарубин аның өзеген Телеграм-каналда күрсәтте.
«Президентның атналык планында - Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе. Илне дестабилизацияләү омтылышлары кабатлану шартларында Путин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куячак», – дип белдерде Зарубин.
Моннан тыш, дәүләт башлыгының атналык графигына Мьянма Премьер-министры Мин Аун Хлайн белән очрашу (4 мартка билгеләнгән), ил хөкүмәте белән киңәшмә, «һәм, әлбәттә инде, 8 Март белән котлау» кергән.
«Әлбәттә, башка вакыйгаларны да көтәргә кирәк», - дип йомгаклады Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты.
Свежие комментарии