На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Аксубайда киез итекләрдә хоккей уйнадылар

Аксубайда Үзәк шугалакта туп белән хоккей буенча Раштуа турниры узды. Анда Совет, Башкарма комитет, мәгариф бүлеге һәм районның авыл җирлекләре командалары катнашты. Ярышлар үзенчәлекле иде – катнашучылар бозда киез итекләрдән йөгереп йөрде. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Бу, әлбәттә, тамашачылар өчен күңелле тамаша, ә катнашучылар өчен катлаулы мәсьәлә.

Аякта басып торырга һәм каршы як капкага туп кертергә кирәк.

Ярышлар ике сәгатьтән артык дәвам итте, көн салкын булуга карамастан, боз өстендә бик «кайнар» иде. Күпсанлы җанатарлар үзенекеләр өчен көч биреп торды. Уенчылар яхшы әзерлек дәрәҗәсен һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Эш буенча хезмәттәшләр шугалакта үзара тулы аңлашу күрсәттеләр, боз өстендә кәшәкәләр белән коралланып, көндәшләре капкасына голлар керттеләр. Бу – осталык күрсәткече.

«Мондый матчларны традицион итәргә кирәк. Әйдәгез, спортның төрле төрләре буенча берләшик. Ә турнир нәтиҗәләре буенча – дуслык җиңде» – диде район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Тупланган очколар нәтиҗәсеннән чыгып, беренче урын район Башкарма комитетына, икенче урын мәгариф бүлегенә, өченче урын авыл җирлекләренә бирелде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх