На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Путин Украина буенча инициативасы турында Көнбатыштан нәкъ шундый реакция көткәнен әйтте

Украинада низаг тәмамлану өчен тәкъдим ителгән шартларга Көнбатыш илләренең реакциясе көтелгән иде. РФ Президенты Владимир Путин аның Вьетнамга сәфәре барышында оештырылган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Мин беренче этапта нәкъ шундый реакция көткән идем. Әмма соңрак нәрсә булачагын вакыт күрсәтер.

Барысы да җирдә вазгыятьнең ничек үзгәрүенә бәйле булачак», - дип искәртте Россия лидеры.

«Безнең тәкъдимнәргә карата мондый нигилизм мәңге сакланыр дип уйламыйм. Барыбер нәрсә булса да үзгәрер. Шул исәптән, җирдәге вазгыятькә бәйле рәвештә, безнең шартлар да үзгәрәчәк», – дип искәртте ул.

«Без кулуарда сөйләшүләр алып бардык, һәм бу өмет чыннан да әлегә акланмады», - диде Путин, аңа юлланган сорауга җавап биреп.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Путин Украина белән тыныч сөйләшүләр башлау өчен шартларны атаган иде. Украина Хөкүмәте әлеге тәкъдимнәрне кире какты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх