28 гыйнварда Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан академия драма театрында Башкортстан Республикасының халык язучысы, драматург, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковны искә алу кичәсе узачак, дип хәбәр итте «Башинформ».
Чарада язучылар, мәдәният эшлеклеләре, драматургның якыннары һәм якташлары, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр катнаша. Башкортстан драма театры актерлары драматургның көндәлеген тәкъдим итәчәк, чараның «Бишеккә кайту юлы» дигән исеме дә шуннан алынган.
Спектакльләрдән өзекләрдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан академия драма театры, М.Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры, Салават башкорт драма театры, Илшат Юмагулов исемендәге Стәрлетамак башкорт драма театры, Туймазы татар драма театры, Хөсәен Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясе артистлары катнаша. Мишкә районыннан делегация килә.
Флорид Бүләковның иҗаты М.Гафури исемендәге Башкортстан драма театры тарихында зур роль уйный. Ул театрның дусты да, аның фикердәше, көрәштәше була, театр аның белән бәяләп бетергесез спектакльләр иҗат иткән. Соңгы елларда Флорид Бүләков кинодраматургиядә дә уңышларга иреште һәм ул беренче «Ай кызы» башкорт телесериалы, кинороманнар, кинокомедияләр, беренче башкорт рок-операсы либреттосы авторы да, тулы метражлы фильмнарның сценарийларын да язган, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии