На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Юрист 1 гыйнвардан никах килешүен өзгән өчен пошлинаның артачагы турында кисәтте

Никах килешүен өзгән өчен дәүләт пошлинасы 1 гыйнвардан сигез тапкыр диярлек артачак, хәзер аерылышырга теләгән парлар 650 сум урынына 5 мең сум түләячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминскийга сылтама белән хәбәр итә.

Юрист искәрткәнчә, августта кабул ителгән федераль закон нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан гражданнар судларга аерылышу һәм уртак милекне бүлү турында шикаять белән мөрәҗәгать иткән очракта дәүләт пошлинасы күләме кискен артачак.

Закон чыгаручылар фаразлавынча, әлеге чара гаиләләрне судка кадәр җайга салуның барлык алымнарын куллануга этәрер дип көтелә.

«Гражданлык хәле актларын теркәү өчен дәүләт пошлинасының яңа күләменә килгәндә, хәзер гражданнар ЗАГС органнарында никах килешүен өзүне теркәү өчен элеккеге 650 сум урынына 5 мең сум күләмендә пошлина түләргә тиеш булачак», - диде юрист.

Хаминский фикеренчә, никах килешүен өзгән өчен дәүләт пошлинасының сигез тапкыр артуы да парларга аерылышырга комачауламаячак, чөнки ир белән хатын моны аерылышу өчен җитди киртә дип санамаячак.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх