На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Лаеш яшьләрен программалаштыруга өйрәтәчәкләр

«Белогорье» яшьләр үзәгендә Лаеш районы һәм «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Килешү нигезендә, 2025 елның сентябрендә «Белогорье» яшьләр үзәгендә IT-парктан Телеграм-ботлар һәм мобиль кушымталар булдыру буенча балалар һәм яшьләр өчен бөтенләй бушлай курслар эшли башлаячак.

Укулар тәмамланганнан соң хакатоннар үткәрү планлаштырыла, анда укучылар үз белемнәрен практикада сынап карый алалар. Чарага яшь айтишниклар өчен бирем формалаштыручы җирле бизнес чакырыла.

IT-паркның төбәк үсеше секторы җитәкчесе Аяз Сарваров хәбәр иткәнчә, бер курс ике айга якын дәвам итә. Укыту төрле була, күп нәрсә хәзерге вакытта теге яки бу компетенцияләргә ихтыяҗ булуга бәйле.

— Төп фикерләрнең берсе — балалар туган районда үсеш перспективаларын күрсеннәр һәм аннан китмәсеннәр. Бу IT-юнәлеш белән кызыксынган балаларга югары уку йортларына укырга керү, тулы белем алу һәм, компетенцияләренә ихтыяҗ булачагын белеп, туган районнарына кайту мөмкинлеге бирәчәк, — дип саный Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Җамалиев.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх