На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

«Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Ялкын» журналы баш мөхәррире итеп билгеләнде

«Ялкын» журналы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Энҗе Габдуллина журналны җитәкләячәк.

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте.

Ул яңа баш мөхәрриргә матур һәм кызыклы итеп эшләргә теләде.

«Җитәкче ролендә беренче тәҗрибәм. Димәк, үсәргә, алга барырга вакыт җиткән. Миңа ышанычыгыз өчен Айдар Сәетгәрәевич Сезгә, Илназ абый сезгә бик зур рәхмәт. «Ялкын» бай тарихлы, дәрәҗәле редакция. Мин «Ялкын» кызлары белән таныш. Бер команда булып, матур итеп эшли алуыбызга да ышанам һәм сезнең теләктәшлеккә өметләнәм. Рәхмәт!» – диде Энҗе Габдуллина.

Исегезгә төшерәбез, журналны җитәкләгән Илназ Фазуллин бүген «Ватаным Татарстан» газетасы коллективына баш мөхәррир итеп тәкъдим ителде.

  • Энҗе Габдуллина 2000 елда Актаныш районында туган. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә бакалавр и магистр дәрәҗәсендә белем алган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх