На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Санкт-Петербург Татар мәдәнияте үзәгендә татар теле курсларының өченче дәресе булды

Санкт-Петербургта татар теле курслары әле дә бик популяр, чөнки мегаполиста яшәүче күп кенә татарлар хәзер әти-әниләре һәм әби-бабаларының телен белергә тели. 6 октябрьдә КФУның Каюм Насыйри институты Санкт-Петербург Мәдәни-белем бирү үзәгендә – татар милли-мәдәни автономиясенең Татар мәдәнияте үзәгендә курсларның өченче дәресе узды.

Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.

Дәрес алдыннан Санкт-Петербургның Каюм Насыйри үзәгендә оештырылган татар теле курслары каршындагы фәнни-методик советның беренче утырышы булды, аның составына курсларның укытучы-методисты Фирая Рәшитова, курсларның даими тыңлаучылары, филологлар Артём Кураев һәм Алла Панова, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Максим Кузнецов керде. Әлеге курсларда ул катлаулы, әмма мөһим грамматик темаларны аңлата.

Совет 16 дәрескә исәпләнгән укыту планындагы яңа алымнар принцибын эшләү һәм аңа таяну турында карар кабул итте. Ул К.С.Фәтхуллова, А.Ш.Йосыпова, Э.Н.Денмөхәммәтованың «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз», М.Ю.Кузнецовның «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих», Л.Х.Шәяхмәтованың «Татарский язык для начинающих», Р.Р.Нигъмәтуллинаның «Татар теле өйрәнүчеләргә: кагыйдәләр һәм күнегүләр / Изучающим татарский язык: правила и упражнения» дәреслекләре буенча теоретик (грамматик) һәм коммуникатив (сөйләм) өлешләрне берләштерә. Укыту планы Санкт-Петербургта гына түгел, ә башка шәһәрләрдәге курсларда да куллануга тәкъдим ителергә мөмкин.

Курсларның тыңлаучыларына татар телен үзләштерүдә тәҗрибәле укытучы-методист Фирая Рәшитова ярдәм итә.

Өченче дәрестә алар «Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз» дәреслеге буенча «Бәйрәмнәр» темасын үзләштерүне дәвам итте.

Ссылка на первоисточник
наверх