На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Россия буйлап гастрольләргә җыена

7-16 апрельдә Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Ноябрьск, Яңа Уренгой, Губкинский, Ханты-Мансийск, Нягань, Лангепас, Когалым, Сургут һәм Төмән шәһәрләрендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында чыгыш ясаячак. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештырылган һәм «Росконцерт» ФДБУК тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Мирас» җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гастроль туры 9 шәһәрне колачлый. Аларның кайберләрендә коллектив элегрәк булган, икенчеләрендә беренче тапкыр чыгыш ясый. Мисал өчен, Ноябрьскида тамашачылар белән дүртенче очрашу була, ә Төмәндә, Ханты-Мансийскида һәм Няганьда — дебют. Коллектив «Уфадан мәхәббәт белән!» концерт программасын тәкъдим итә.

«Мирас» ансамбленең визит карточкасы булып русча «Раз вечор», башкортча «Илкәем» һәм «Йыуаса», татарча «Өлгер» кебек масштаблы һәм күп пландагы вокаль-хореографик композицияләр тора. Һәр номер үз стиле, туган җирнең матурлыгын һәм байлыгын чагылдырган милли колориты белән аерылып тора.

Башкортстан башкаласының 450 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән «Өфө» вокаль-хореографик композициясе башкорт биюенең матурлыгын, җырларның моңлылыгын һәм оркестрның көчен берләштерә.

Ссылка на первоисточник
наверх