Кайбыч районы Имәнле Бортас авылында яшәүче мөселман кардәшләр бүген авыл мәчетенә корбан ашына җыелды. Әлеге саваплы ашны 2023 елда Мәскәү шәһәреннән туган авылына күченеп кайткан Вәсилә апа Әбүбәкерова улы Наил хөрмәтенә үткәрде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Луиза Сөнгатуллина яза.
Бу чарада башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да катнашты, халык белән аралашты.
-Туган җирнең тарту көче шулкадәр зур. Туган авылымнан 1953 елда чыгып киткән идем. Җитмеш ел буена Мәскәү шәһәрендә яшәгәч, ике ел элек Имәнле Бортас авылына күченеп кайттым. Гомер иткән ирем Шамил 14 ел элек вафат булды, улым Наил 13 ел элек авырудан китеп барды. Ирем исән чагында авылга гел кайтып йөрдек, өйдә бөтен уңайлыкларны да булдырдык. Миңа хәзер 88 яшь», – диде Вәсилә апа.
Әле ире исән вакытта авыл мәчетенең иске тәрәзәләрен яңага алыштырту, тирәсен рәшәткә белән тотып алуга акча биргәннәр.
Авыл мәчетендә әле бер еллап кына имам булып торучы Гомәр Гарәфетдинов, бу мәчеттә эшләп киткән Мөрәле авылы егете Руслан Галиев Коръән сүрәләре укыды, вәгазьләр сөйләде.
Вәсилә Сәлахетдин кызы тормыштан ямь табып яшәүчеләрнең берсе. Ата-анасы нигезен саклап, аңа җан өргән, йорты бик матур, бакчасын гөлбакчага әйләндергән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии