На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Россиядә Урман хуҗалыгы министрлыгы булдырырга тәкъдим иттеләр

Илдәге урман комплексы үсеше стратегиясен уңышлы тормышка ашыру өчен Урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате комплексы министрлыгы булдырырга кирәк. Бу фикерне Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьне файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Кувшинников әйтте, дип яза ТАСС.

«Минем фикеремчә, Россиянең урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате комплексы министрлыгын булдыру мәсьәләсен карауга кире кайтырга кирәк, чөнки хәзер вәкаләтләр төгәл түгел», – диде сенатор.

Хәзер вәкаләтләрнең бер өлеше Табигый ресурслар министрлыгында, ә тагын бер өлеше Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булуын әйтте ул.

«Шуңа күрә, илнең эчке тулай продукты структурасында урман сәнәгате комплексы 5 проценттан азрак өлешне алып торуын күрәбез», – диде Кувшинников. Ул илдәге гаять зур урман сәнәгате комплексын исәпкә алып, кимендә 30 проценты Россиянең эчке тулай продуктында формалашырга тиеш дип саный.

Ссылка на первоисточник
наверх