Бүген Дәүләт Думасына 2024 елдан балалары туган гаиләләрнең ипотекасын каплау өчен 1,8 миллион сумга кадәр түләү кертү турындагы закон проектын тапшырачаклар. Документны парламентның түбән палатасы - «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе депутатлары әзерләгән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
«Закон проекты нигезендә ипотека торак кредитлары (заемнар) буенча йөкләмәләрне каплау өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары комплексын билгеләргә тәкъдим ителә», – диелә документка аңлатма язуында.
Канун проекты кабул ителгән очракта, 2024 елның 1 гыйнварыннан беренче, икенче яки өченче балалары туган ата-аналарның беренче сабыйлары өчен - 500 мең, икенчесе өчен - 600 мең һәм өченчесе өчен 700 мең сум күләмендә түләү алу мөмкинлеге бар. Шул рәвешле, ярдәмнең максималь күләме 1,8 миллион сум тәшкил итәчәк.
Бу акчаларны, беренче чиратта, төп бурычны каплауга юнәлтү күздә тотыла. Әгәр дә ул азрак булса, калганы кредит буенча процентларны каплауга тотылырга тиеш. Ярдәм 2030 елның 1 гыйнварына кадәр рәсмиләштерелгән бер ипотека кредитына биреләчәк, диелә закон проекты документларында.
Закон проектының автордашы - партия лидеры Сергей Миронов аныклык керткәнчә, әлеге ярдәм чарасы 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләргә юнәлдерелгән. Россия гражданлыгы булмаган, шулай ук әти-әниләре ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән балалар исәпкә алынмаска тиеш.
«Безгә югалтуларны тулыландырырга, демографик вазгыятьне җайга салырга һәм моның өчен гаиләләргә акча кызганмаска кирәк. Шул исәптән торак мәсьәләсен хәл итүдә дә», - ди парламентарий.
Свежие комментарии