
Быел Лениногорскиның 2нче мәктәбендә 1 сентябрьдә ике тантана – Белем көне һәм мәктәпнең 75 еллык юбилее булды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
«Бүген менә нинди матур, зур мәктәптә тантаналы линейка үткәрәбез. Ә мәктәбебезнең беренче линейкасы ул чакта 1нчебистәдәге баракта узган, шунда мәктәп буларак үз эшчәнлеген башлап җибәргән.
Ул чакта әле Зеленогорск дип йөртелгән. Ә бараклар мич белән җылытылган. 300гә якын укучы белем алган», - дип сөйли 2нче мәктәп директоры Ольга Платонова.Бүген 2нче мәктәп – алдынгы, укучылары уңышлары һәм тәҗрибәле укытучылары белән горурлана торган белем йорты. Беренче сыйныфка 75 бала укырга килде. Ә гомумән алганда, мәктәптә 900дән артык укучы белем ала.
Әле менә җәй аенда мәктәп командасы яшь геологларның XI республикакүләм ачык кыр олимпиадасында катнашып, икенче урынга лаек булган. Мәктәпнең «Юнгел» командасы җитәкчесе Светлана Нагимова җитәкчелегендә олимпиаданың 11 конкурс дисциплинасын узган. Белем көнендә «Охтин-Ойл» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хөснетдинов команданың актив укучыларын һәм җитәкчене бүләкләде.
Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин, мәктәп директоры Ольга Платонова, Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гимаев тантаналы бәйрәм белән котладылар.
Бу көн шушы мәктәптә укып, аннары зур тормышта кирәкле һөнәр сайлап, фидакарь хезмәтләре белән дан казанганнар өчен дә зур әһәмияткә ия. Әнә бәйрәмгә педагогик хезмәт ветераны, 40 ел эш стажы булган Галина Косарева килгән.
«Мин 2нче мәктәпнең иң беренче чыгарылышы булуым белән горурланам. Мәктәп 1950 елда Школьная урамында ачыла.
Без сыйныфта 18 бала укыдык. 1960 елда исә мәктәпне хәзерге урындагы бинада тәмамладык. Үземнең укытучыларымны җылы итеп искә алам. Беренче укытучыбыз – Антонида Белкина иде. Математика укытучысы – Дамира Саитова. Мин аның үрнәгенә ияреп, математика укытучысы һөнәрен сайладым да», - ди 20 елдан артык 6нчы мәктәптә директор булып эшләгән Галина Косарева.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии