Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны соңгы атнада 7,6 процентка кимегән. Бу чик күрсәткечтән 18,4 процентка азрак. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Барлык ачыкланган очракларның 61,1 проценты грипп вирусларына туры килгән.
Башка вируслы инфекцияләр арасында РС-вируслар һәм риновируслар киң таралган.Эпидемиологик сезон башланганнан бирле республикада 90 мәктәпнең 196 сыйныфында дәресләр өлешчә туктатылды, ә бер белем бирү оешмасы (Балык Бистәсе 2 номерлы урта мәктәбе) вакытлыча ябылды. Авыру билгеләре булган 37 меңнән артык укучы һәм 2 меңгә якын укытучы дәресләрдән читләштерелде.
Свежие комментарии