На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Волынец канцелярия һәм мәктәп кирәк-яракларына өстәмә бәя куюны чикләргә тәкъдим итә

Россиядә канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларына өстәмә бәя куюны чикләргә кирәк, бигрәк тә уку елы башы алдыннан. Бу чараны закон дәрәҗәсендә беркетергә кирәк. Мондый инициатива белән Татарстан балалар омбудсмены Ирина Волынец чыгыш ясады, дип яза Life.

Спикер ассызыклаганча, балаларны мәктәпкә әзерләү өчен ата-аналар бик күп акча сарыф итә.

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләр исә мондый максатлар өчен хәтта кредит ук ала.

Росстат мәгълүматлары буенча, бер баланы мәктәпкә җыю 22-27 мең сумга төшә. Димәк, гаилә күп балалы булган очракта, бу сумма күп тапкырга арта.

Волынец түбәндәгеләрне тәкъдим итә: мәктәп товарлары (мәсәлән, кием, канцелярия, рюкзаклар һәм башкалар) җитештерүчеләр өчен ташламалар мәсьәләсен карарга, шулай ук мондый товарларга өстәмә бәя куюны чикләргә.

Бу мәсьәләләр гаиләнең тагын бала алып кайту турында карарына һәм, нәтиҗәдә, Россиядәге демографик вәзгыятькә зур йогынты ясый, дип саный ул.

Ссылка на первоисточник
наверх