На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Миңнеханов Россия Илкүләм проектлар советы эш төркеме утырышында чыгыш ясады

Бүген Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының эш төркеме утырышында «Тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит» илкүләм максатын гамәлгә ашыру һәм транспорт комплексының перспективалы үсешен тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Рәисе — Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов дәүләт башлыгы йөкләмәләре кысаларында башкарылырга тиешле бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, бу шәһәрләрдә һәм авылларда тормыш сыйфатын күтәрү, социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасын яхшырту, торакның һәркем файдалана алырлык булуын арттыру өлешендә эшләү, авария хәлендәге фатирлардан күчерү, торак-коммуналь системаларын модернизацияләү һәм башкалар.

Утырышта шулай ук Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул катнашучыларга «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектын һәм төзелеш ведомствосы линиясе буенча башкарылачак кайбер федераль проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Ссылка на первоисточник
наверх