На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Чирмешән хастаханәсе Татарстан мөфтиятенә хәрбиләр өчен гуманитар йөк тапшырды

Чирмешән район үзәк хастаханәсе коллективы Татарстан мөфтиятенә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен гуманитар йөк тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 тартманың һәркайсында – беренче ярдәм күрсәтү һәм дәвалау өчен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре.

Алар арасында – авыртуны баса торган һәм температураны төшерә торган препаратлар, антисептиклар, антибиотиклар, витаминнар, бинтлар, пластырьлар, жгутлар, шприцлар һ.б. медицина кирәк-яраклары. Барлык медикаментлар алгы сызыктагы сугышчыларның кулына тапшырылачак.

Татарстан Диния нәзарәте Чирмешән район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Шамил кызы Мортазинага һәм медицина учреждениесенең барлык коллективына әлеге игелекле эштә катнашулары өчен рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх