На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Ульяновскида «Ак кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды

Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында «Ак кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт эшләре «Тирә-юнь мохитне саклау» дип аталган дәүләт программасы буенча башкарыла. Бу хакта Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Чишмәләр территориясен төзекләндерү – мөһим һәм кирәкле чара.

Аларны яңарту нәтиҗәсендә халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итүче чишмәләрнең экологик халәте яхшыра һәм авыл халкы тормышында зур эстетик һәм әхлакый әһәмияткә ия булган экологик оазис барлыкка килә.

«Ак кизләү» чишмәсе озак вакыт дәвамында начар хәлдә булган. Хәзер инде аның территориясен төзекләндергәннәр, түбәсе булган бура куйганнар. Чишмәне яңарту эшләрен шәхси эшмәкәр Ю.И.Титов башкара, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх