Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстан Чүпрәле районы волонтерларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен бүләкләде.
Топилинның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында «Бикчуров Р.А.» крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров бар, ул берничә мәртәбә гуманитар йөкне илтеп бирүдә катнашкан.
Иске Чүпрәленең «Кояшкай» 1нче балалар бакчасы педагог-психологы Әлфия Айнуллова махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.«Сезгә ихлас, ярдәмчел, зур өлеш керткәнегез һәм риясыз ярдәмегез, фидакарьлегегез һәм шәхси батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмегез һәм битараф булмаган мөнәсәбәтегез тирән ихтирамга лаек», - диде Топилин, район халкын бүләкләп.
Ул шулай ук волонтерларга бетмәс-төкәнмәс энергия, чәчәк ату, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Свежие комментарии