На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Алабугага Свердловск өлкәсеннән ветераннар килде

Алабугага шәһәрендә тарихи хәтерне һәм мәдәни байлыкны саклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Свердловск өлкәсе делегациясе булды. Аның составына сугыш, хезмәт, сугышчан хәрәкәтләр, дәүләт хезмәте ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре, пенсионерлар керде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Аны отставкадагы авиация генерал-майоры Юрий Судаков җитәкләде, ул үз вакытында һава һөҗүменә каршы оборонаның 4 нче аерым армиясе белән җитәкчелек иткән, анда 19 субъект кергән.

Кунакларны причалда җырлар, икмәк һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Хәтер мәйданында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон әлеге тарихи урынны яңарту, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларга мемориал булдыру, үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Аннары кунаклар Мәңгелек утка һәм алабугалылар — Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстларына чәчәкләр куйды, яшь десантчыларның чыгышын карады.

Юрий Судаков җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Әстерханга сәфәрләре вакытында Свердловск өлкәсе ветераннары һәм пенсионерларының һәрвакыт Казанга һәм Алабугага килүләрен билгеләп үтте. Алар бөтен Россия буенча ветераннар оешмалары белән элемтәдә торалар һәм әйтүләренчә, илебезнең һәр торак пунктында да Бөек Ватан сугышында, 20 гасырның локаль конфликтларында, ә хәзер махсус хәрби операция барышында һәлак булучылар барлыгын күрәләр.

Юрий Дмитриевич яшь десантчыларга белем алырга, әти-әниләренең киңәшләрен тыңларга һәм дуслыкның кадерен белергә дигән теләкләр теләде.

«Һәм, әлбәттә, кайда гына булсагыз да, язмышыгыз ничек кенә булса да, нинди генә вазифалар биләсәгез дә — үзегезнең һөнәри бурычларыгызны намус белән үтәгез», — дип ассызыклады Юрий Судаков.

Шуннан соң кунаклар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Хәтер музеенда һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә ачылган Хәтер скверында булды, стелага чәчәкләр куйды, тарихи музей кварталы буйлап йөрде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх