Иранда вакытыннан алда Президент сайлаулар башланды. Казанда Иран Ислам Республикасы генераль консуллыгында (Спартаковская урамы, 6 йорт) иртәнге 8:00 сәгатьтән сайлау участогы эшли.
Президент посты өчен дүрт кандидат көрәшә. Бу консерваторлар – Мәҗлес (парламент) спикеры һәм ил башкаласы Тәһранның элеккеге мэры Мөхәммәт Багер Галибаф, Иран Ислам Республикасының югары җитәкчесе аятолла Али Хаменеиның Иран илкүләм иминлек югары советындагы вәкиле Сәид Җәлили, Эчке эшләр һәм Юстиция министрлыкларының элеккеге башлыгы Мостафа Пурмөхәммәди, шулай ук реформачылар лагере вәкиле – парламент депутаты Мәсуд Пезешкиан.
Чираттан тыш сайлаулар ил Президенты Ибраһим Рәиси 19 майда һәлак булу сәбәпле уза. Аның белән бергә вертолет һәлакәтендә Иранның тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәт Али әл-Хашем һәм Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати һәлак булды.
Хәзерге вакытта Иран Президенты вазифаларын илнең беренче вице-президенты Мөхәммәт Мохбер башкара.
Свежие комментарии