Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе шимбә татар мәктәбендә шөгыльләнергә теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Дәресләр 2025 елның октябреннән һәр шимбә саен уздырыла башлаячак.
Дәресләр түбәндәге юнәлешләр буенча планлаштырыла:
- балалар өчен татар теле;
- өлкәннәр өчен татар теле;
- балалар өчен этикет дәресләре (милли юнәлеш белән);
- балалар өчен татар мәдәнияте (сәнгать, музыка, әдәбият, традицияләр, кулинария);
- гаилә дәресләре: сөйләм татар теле дәресләре + актерлык осталыгы (балалар һәм ата-аналар бергә);
- балалар өчен йорт хуҗалыгы дәресләре;
- аралашу клубы.
Урыннар саны чикләнгән. Шимбә мәктәбенә язылу өчен һәм сораулар буенча 8 (902) 273-70-56 номерына мөрәҗәгать итәргә була. Язылу өчен исем, фамилия, ата исеме, контакт мәгълүматлар, яшь һәм теләгән уку юнәлеше турында хәбәр итәргә кирәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии