
Быел Самараның Тарихи мәчетендә XX гасыр башының танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәтфатыйх Мортазин тууының 150 еллыгына багышланган ике мөһим тарихи-мәдәни вакыйга узачак. Бу хакта «Бердәмлек» газетасы яза.
Октябрь ахырында «XIX – XX гасырларда Самара мөселманнарының тормышы һәм көнкүреше» дип аталган музей ачу планлаштырыла, ә 15 ноябрьдә беренче мәртәбә «Мортазин тарихи-туган якны өйрәнү укулары» үткәреләчәк.
Мәчет советы белән берлектә, әлеге чараларга әзерлек эшләрен өч татар иҗтимагый оешмасы башкара – өлкә милли-мәдәни мөхтәрияте, «Туган тел» җәмгыяте һәм «Болгар мирасы» фонды.
Хәзер мәчеттә һәр сишәмбе оештыру комитетының эшлекле киңәшмәләре уза. Музей концепциясе күптән булдырылган, экспонатларны урнаштыру, экспозицияләр өчен мәгълүматлар әзерләү буенча да төгәл планнар билгеләнгән.
Экспонатларга килгәндә исә, мәчет җитәкчелеге һәм булышучылар ярдәмендә алар бик күп җыелды инде. Шуңа күрә борынгы һәм соңгы чорларга караган әйберләрнең барысын да халык күзәтүенә куярга мөмкин булмаячак. Октябрь ахырына кадәр барлык оештыру-техник эшләре тәмамланырга тиеш. 5 – 7 ноябрьдә шәһәребездә узачак «Россия – спорт мәмләкәте» форумында катнашучыларны бирегә беренче экскурсантлар итеп чакыру идеясе бар. Аннары музей даими рәвештә эшли башлаячак.
Ә бер атнадан соң мәчеткә күпмилләтле төбәгебез тарихы белән кызыксынучылар җыелачак. Конференциянең эшлекле өлешенә кадәр Мортазин укуларында катнашучылар өчен экскурсия оештырылачак, ә ахырдан бөтенесе дә чәй һәм татар милли ризыклары белән сыйланачак.
Чарада Самара тикшеренүчеләре генә түгел, ә аларның күрше регионнардан килгән хезмәттәшләре дә доклад белән чыгыш ясаячак.
Ә сөйләр сүзләр җитәрлек, чөнки соңгы өч дистә елда Самара төбәгенең татар һәм гомумән мөселман җәмгыяте тарихын өйрәнү эшендә алга таба зур адым ясалды. Асылда бездә туган як тарихын өйрәнүдә тулы бер яңа юнәлеш барлыкка килде.Нәтиҗәдә, даими рәвештә китаплар нәшрият ителә, фәнни конференцияләр уздырыла, Самара шәһәрендә һәм өлкәбездә үткәндәге төрле вакыйгаларны һәм милли җәмгыятьләр вәкилләренең төбәкнең икътисади һәм мәдәни үсеше эшенә керткән өлешләрен чагылдыручы мемориаль корылмалар барлыкка килә башлады.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии