На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Рөстәм Миңнеханов: Гаиләләргә ярдәм итү - безнең эштә үзгәрешсез өстенлек

Гаиләләргә ярдәм итү – дәүләтнең эшчәнлегендә иң мөһим өлкәләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Ватан көче, җәмгыятебезнең нигезе – традицион гаилә кыйммәтләрендә. «Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Безнең гаиләләр ныграк булган саен, илебез дә ныграк, дигән сүз.

Бары тик тату гаилә генә мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милләтара дуслыкны саклау нигезе булып тора. Илебезнең һәм республиканың ышанычлы киләчәге булган балалар нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Мисал буларак ул хезмәт династияләрен китерде. Генерал-майор Бородин гаиләсе, династияләре белән табиб булып эшләүче Мушарапов-Зариповлар, укытучы Сабировлар, КАМАЗда хезмәт куючы Гайфуллин-Сафиннарның династиясе, Шәрәфиевләрнең спорт династиясе искә алынды. Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ссылка на первоисточник
наверх