На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Аксубайлылар белән яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков очрашты

Аксубайда яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков белән очрашу булды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.

Министрның район яшьләре белән танышуы Совет коридорында оештырылган тематик күргәзмәләрне караудан башланды. «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының беренчел оешмасы, «Сәләт – Аксубай» клубы активистлары үзләренең эшләре һәм уңышлары турында сөйләде.

Ринат Садыйков Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» эзләү отрядының Бөек Ватан сугышы узган урыннардан алып кайткан экспонатлары белән кызыксынып танышты, отряд вәкилләре белән аралашты. «Форпост» һәм Яшь армия хәрәкәтләрендә катнашучылар шулай ук үз оешмаларының эшләре белән таныштырдылар, мөһим патриотик юнәлешләр турында сөйләделәр һәм оешма әгъзалары тарафыннан җыелган совет солдатларының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы турындагы тарихи экспонатларны тәкъдим иттеләр.

Яшьләр өчен иң мөһим нәрсә турында сөйләшү район утырышлар залында узды. Җыелучыларны район җитәкчесе Алмаз Мингулов сәламләде. Республиканың яшьләр лидеры бүгенге көндә ведомство эшли торган концепцияләргә һәм проблемаларга тукталды.

Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, районның социаль-икътисади хәлен өйрәнергә һәм үзләштерергә тиешле юнәлешләрне билгеләргә кирәк.

Яшьләр үзәге өчен бина ачарга кирәк, яшүсмерләр клубына, тир, психологик-педагогик ярдәм үзәге барлыкка килүгә ихтыяҗ бар. Өстенлектә – патриотик тәрбия, яшьләрне гражданлык ягыннан тәрбияләү.

Статистика буенча Аксубай районында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 7000 яшь кеше яши.

Утырыштан соң Ринат Садыйков Яшьләр үзәге бинасында булды. Ул махсус операция волонтерлары белән аралашты һәм районыбызда яшьләр һәм яшүсмерләр үзәге булдыру өчен база булырга мөмкин булган берничә бинаны карады, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх