На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

«Яңа исем» проектында катнашучы яшь язучылар Суслонгерга бардылар

17 сентябрьдә «Яңа исем» проектында катнашучылар – Алисә Хисмәтуллина, Таңчулпан Гыйләҗева, Индира Габдуллина, Фирүзә Бикбаева, Айгөл Шәйхелисламова, Тәнзилә Галимуллина, Миләүшә Гафурова, остазлары – Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон, проектның кураторы Гөлүсә Закирова, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов һәм башкалар Марий Эл якларына сәяхәт кылдылар.

Иң беренче тукталыш – Звенигово районындагы Кызыл Яр урта мәктәбе булды. Мәктәп директоры, тарих укытучысы Владимир Кашков, укытучылар һәм укучылар кунакларга уку йорты буенча экскурсия оештырды. Биредә милли һәм патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Моның өчен мәктәптә этномәдәни һәм «Дан һәйкәле» (Зал пямятник славы) заллары эшләнгән. Этномәдәни залда мари халкының дине, гореф-гадәтләре, авылның күренекле шәхесләре белән танышырга мөмкин.

«Дан һәйкәле» залында Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекләр тупланган.

«Дан һәйкәле» залын бик озак эшләдек. Архивларда утырырга, материаллар, иске газеталар эзләргә кирәк булды. Һәр бүлек класслар арасында бүленде. Укучылар авылның һәр йортына кереп, солдатларының фотоларын һәм хатларын, Бөек Ватан сугышы вакытында көч куйган тыл хезмәтчеләренең документларын, бүләк кәгазьләрен җыйдылар. Мәктәпкә алып килеп, барысын да өйрәндек, кирәкмәгәннәрен аердык, оригиналларын кире кайтардык. Монда нигездә күчермәләр саклана. Һәркем үз туганнары турында бик теләп сөйләде, чөнки һәр гаиләнең үз альбомы, үзенең гаилә архивы бар. Алар үз туганнары белән горурланалар. «Туганнарыбызны бары тик без генә түгел, башкалар да белсен иде», диделәр», – дип сөйләде Владимир Кашков.

Мәктәптән соң язучылар Суслонгер бистәсенең мәчетенә юл тотты. Мәчет 2022 елда «Суслонгер» лагере корбаннары истәлегенә төзелгән. Мәчеттә язучыларны Марий Элның имам-мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Шаһиев һәм җирле дини оешма рәисе Илгис Кәримов каршы алды. Мәчеттә «Суслонгер» лагере корбаннары рухына дога кылынды.

Сәяхәтнең ахыргы пункты Бөек Ватан сугышы елларында оештырылган «Суслонгер» лагере урынында булды. Биредә язучыларга Кызыл Яр мәктәбенең математика укытучысы Галина Лихачева лагерьның тарихы турында сөйләде, солдатлар яшәгән землянка чокырларын, Көмеш күлне күрсәтте.

Яшь язучылар өчен әлеге маршрутның сайлану сәбәпләре турында Гөлүсә Закирова сөйләде: «Суслонгер – ул татар язмышының авырткан җире. Чөнки ул лагерьда күпләр азапланып үлгән. Әдәби, тарихи яктан да ачылып бетмәгән. Монда язар әйбер бар. Шушы җирнең тарихын белгән кешеләр күп түгел. Шуларның берсе – Галина Алексеевна. Ул әлеге җирнең тарихы белән таныштырды. Бу сәяхәт яшь язучыларга нәрсәдер бирергә тиеш», – диде ул.

«Яңа исем» проектының остазы Ландыш Әбүдәрова да фикерләре белән уртаклашты. «Беренчедән, чит мохит белән таныштыру теләге бар иде. Моңа кадәр без гел татар дөньясы белән таныштырдык: татар язучылары, аларның туган төбәкләре белән. Суслонгер – татар яугирләренең тарихында үзенчәлекле бер бик авыр яра. Татарстанның һәрбер авылында, һәрбер нәселендә, гаиләдә үк булмаса да, Суслонгер белән бәйле язмышлы кешеләр булган. Һәм ул Җиңүнең 80 еллыгында да онытылып бара. Ничектер ул читтәрәк калган кебек», – дип сөйләде Ландыш Әбүдәрова.

Ул яңа сезонны җәй көне башлаулары турында сөйләде. Әлеге вакыт эчендә яшь язучылар татар әдипләренең туган төбәкләрендә булып кайтканнар. «Моңа кадәр без татар әдәбияты тарихы белән кызыксындык. Булачак язучылар үзләренең телләренең, үзләренең туган әдәбиятының тарихын белергә тиешләр. Туган әдәбиятның тарихын ничек белеп була? Язучының туган төбәгенә барып. Әгәр Арчага барабыз икән, без Мөхәммәт Мәһдиевның авылына керәбез, Кама Тамагына барабыз икән – Туфан Миңнуллин музеена, аның туган авылына керәбез. Гетеның әйткән сүзе бар: «Әгәр син язучының иҗаты турында белергә телисең икән, син аның туган җиренә бар…» Шуның кебек без Чистай районы Яуширмә авылында, Гаяз Исхакыйның туган йортында да булдык. Гаяз Исхакый татар әдәбиятында проза жанрын яңача нигез салган әдипләрнең берсе. Һәм, әлбәттә, син аны белми торып, киң полотнолы әсәр бирә алмыйсың. Мөмкин инде ул, әлбәттә. Әмма белүең әйбәтрәк», – дип аңлатты остаз.

Ландыш Әбүдәрова шулай ук шәкертләрнең сәяхәте турында әсәр язарга тиеш булмавын да билгеләп үтте: «Андый мәҗбүрият куймыйбыз. Ул аларның киләчәк иҗатларында ничек тә булса тәэсир итми калмас. Аның бик хис хәтере кала. Алар монда нәрсә сөйләгәннәрне, кая барганнарны, юлны да онытырга мөмкиннәр. Әмма хис хәтере башка булып кереп кала һәм, әлбәттә инде, яңадан иҗатта ниндидер бер код булып та килеп керергә мөмкин. Ягъни ул татар тарихының менталитетын формалаштырганда тарихи фактларның да өлеше керә. Һәм ул аларга барыбер нинди дә булса иҗатларына йогынты салмый калмаячак», – дип аңлатты ул.

Ленар Гобәйдуллин фотосы

Проектта өченче ел катнашучы Таңчулпан Гыйләҗева сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты: «Минем туганнарымның монда килгәннәре бар иде. Әти-әниләр монда баруымны хупладылар. Минем күптәннән барасым килгән иде. Шуңа күрә мин бик шат монда килә алганыма. Шундый тетрәндергеч тарих… Минем җизниләрнең туганнары, әтиләре монда булган. Теләчеләр бик күп, диделәр. Райондашлар, авылдашлар тарихына да бәйле. Тарих битенә үзем килеп кереп карау шикелле», – диде ул.

Галимҗан Гыйльманов шәкерте Индира Габдуллинаның да Суслонгер бистәсе белән бәйләнеше бар. «Дәү-дәү әнием Шакирә колхозда трактор йөртүчесе иде. Сугыш вакытында ул Марий Эл Республикасының Суслонгерында агач кисүдә эшли. Яхшы хезмәте өчен ул республика башкаласында авыл хуҗалыгы эшчеләренең икенче конгрессында кыйммәтле бүләккә лаек була. Сугыш авырлыкларына һәм күрү проблемаларына карамастан, ул өч бала үстерә (дүртенчесе сабый чакта үлә). Әбием безнең өчен түземлек һәм батырлык үрнәге», – дип сөйләде ул.

Индира Габдуллина проектта беренче ел катнаша. Ул остазлары белән ничек эшләүләре турында да сөйләде: «Берничә әсәр өстендә остазым Галимҗан абый белән эшләдек. Уртак чатыбызга язганымны җибәрәм. Остазыбыз әсәрләрне җентекләп анализлый, хикәяне яки шигырьне ничек яхшыртырга киңәш бирә. Бүтән катнашучылар да укып, үз фикерләрен яза ала. Бер-беребездән дә өйрәнәбез. Очрашулар да була, әлбәттә. Турыдан-туры сөйләшергә тагын да яхшырак. Без 14 кеше булабыз. Минемчә, барысы да тырыша. Әлбәттә, кемдер укый, кемдер эшли. Вакыт табарга кирәк. Һәрвакыт иҗатта булу кыен. Барысына да уңышлар телим. Бик күп яхшы әсәрләр иҗат итсеннәр», – дип теләде Индира.

  • «Яңа исем» – яшь язучылар өчен оештырылган иҗат мәктәбе. Ул быел өченче тапкыр уздырыла һәм «Күпер» дип атала. Быел проектта 60лап яшь язучы катнаша.
  • Проектның өченче сезоны 2026 елның февраль аенда перформанс һәм шәкертләр иҗат иткән әсәрләр тупланган альманах презентациясе белән тәмамланачак.
  • Проект «Казан утлары» журналы һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх