На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Казанда таяк тартышу һәм аркан тартышу милли спорт төрләре буенча турнир булды

23 мартта Казан шәһәренең «Ракета» спорт комплексында таяк тартышу (мас-рестлинг) һәм аркан тартышу милли спорт төрләре буенча турнир булды. Турнирны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты оештырды.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Барлык катнашучыларны һәм кунакларны спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Зөфәр Вәлиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы мас-рестлинг һәм аркан тарту федерациясе президенты Дмитрий Стрелков сәламләде. Зөфәр Вәлиәхмәтов билгеләп үткәнчә, чара татар халкының милли уеннарын һәм спорт төрләрен саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Чарада 100дән артык кеше катнашты. Таяк тартышу буенча егетләр һәм ирләр арасында гомумкоманда зачетында 6 номерлы гимназия командасы җиңүче булды. Аркан тартышу буенча беренче урынны «Казан» командасы яулады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх