На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Васил Шәйхразыев: Бөтендөнья татар конгрессының төп миссиясе - бердәмлекне саклау

Иртәгә Киров өлкәсе Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Шул уңайдан бүген шәһәрдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм концерты узды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та сәламләде һәм Киров өлкәсенең губернаторы Александр Соколовка XV Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда актив катнашуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Күптән түгел Якутск шәһәрендә Федераль Сабантуй уздырган идек. Якутиядә 1 миллионга якын халык яши, шуларның 6 меңе - татарлар. Һәрбер татар безнең өчен кадерле, шуңа күрә бик теләп зур делегация белән килдек, ярдәм иттек, уздырдык, рәхмәт сүзләре әйттек», - диде ул.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының төп миссиясе бердәмлекне саклау булуын искәртте.

«Татарларыбыз кайда гына яшәсә дә, алар һәрвакыт дус, башка халыклар, җитәкчеләр арасында һәрвакыт зур ихтирамга ия һәм бу безне бик сөендерә. Бөтендөнья татар конгрессының төп миссиясе - бердәмлекне саклау, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү һәм бөек Россиябезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итү. Барыбызга да бүген монда җыела алуыбыз өчен зур рәхмәт, һәм бүген без бердәм булуыбызны күрсәттек, без җиңәчәкбез, безнең якты киләчәгебез алда», - диде ул.

Соңыннан Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды һәм халык белән бергәләшеп «Катюша» җырын башкарды.

  • Бөтенроссия авыл Сабантуенда Татарстан Республикасыннан 32 делегация, ә Россиянең барлык өлкәләре белән санаганда 72 делегация катнаша. Бу хакта Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Терешков хәбәр итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.

ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх