Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Чаллы Яр» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм батырларча һәлак булган ир-егетләрнең гаилә әһелләрен Коръән ашына җыйдылар. 60ка якын ата-ана һәм ханымнар чакырулы иде. Чарада шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов, Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.Коръән ашы өйлә намазыннан соң «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияровның кунакларны сәламләү сүзләре белән башланды. Үзенең чыгышында Илдар хәзрәт бар нәрсәнең Аллаһтан килгәнен һәм Коръән укуның мөһимлеген ассызыклады.
Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев кунакларга динебездә ватанны саклауның мөһимлеге турында кыскача вәгазь сөйләде. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Бөек Ватан сугышы елларында безнең халыкның күрсәткән батырлыгын, шушы авыр заманда аларның бер-беренә курсәткән ярдәмен искә алды. Соңыннан Коръән укылды һәм ватанны саклау юлында вафат булганнар өчен дога кылынды.
Мәҗлес дәвамында мөхтәсибәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым, шәһәркүләм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирдүсә Әюпова һәм уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган аналар да чыгыш ясады. Бер-берсенең кайгыларын уртаклаштылар, хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә һәм шушы аш мәҗлесен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Фото: «Җәмигъ» мәчете Телеграм-каналыннан
Свежие комментарии