На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында өч ветеранга Җиңүнең 80 еллыгы медальләрен тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәрендә ветераннар Валентина Лаптевага, Валерий Классенга һәм Хәсән Шәрәфетдиновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Тантана район Советының хисап сессиясе кысаларында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Валентина Лаптева балачактан ук сугыш авырлыкларын татыган. Әтисе 1944 елның июнендә хәбәрсез югалган. 1942-1944 елларда Валентина Лаптева әнисе һәм энесе белән Минск өлкәсе Борисов шәһәренең оккупацияләнгән территориясендә яши. Анда берьюлы хезмәт лагере, ике хәрби әсирләр лагере һәм штраф лагере була.

Валентина Леонидовна – фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыны. 1944 елда аларны кире туган авылларына кайтаралар. Гаилә землянкада яши һәм Җиңүне көтә. 1968 елда Валентина Лаптева Мамадышка килә, кияүгә чыга, улы туа.

Валерий Классенның тормышы сугыш һәм блокадалы Ленинградтан башлана. Ул 1941 елның алтынчы апрелендә туа, ә 22 июньдә сугыш, сигезенче сентябрьдә шәһәр блокадасы башлана. 1942 елның март ахырында гына гаилә эвакуацияләнә ала. Валерий Ивановичка «Блокададагы Ленинградта яшәүче» күкрәк билгесе тапшырылды.

Хәсән Шәрәфетдиновка быел августта 100 яшь тула. Аны армиягә 1943 елда алалар. Өйрәнүләрдән соң ул Ханка күле буенда урнашкан кавалерия дивизиясенең атлы полкына эләгә. Монда Хәсән Шәрәфетдинов 1945 елга кадәр хезмәт итә. 1945 елның июлендә Япония белән сугышта катнаша. 1948 елның мартында туган ягына кайта һәм пенсиягә чыкканчы колхозда эшли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх