На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда кич кабат яшенле яңгыр яварга мөмкин

3 августта кич һәм төнлә, шулай ук якшәмбе көндез Татарстанда кабат яшенле яңгыр көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.

Төнлә республикада томан төшәргә мөмкин, ә көндез җилнең көчәюе фаразлана. Урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда яшенле яңгырлар ялларда да туктамаячагы хакында хәбәр иткән иде. Киләсе атна башында да һава торышында зур үзгәрешләр көтелми.

Ссылка на первоисточник
наверх