На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

УРАМ экстрим-паркы Казан Спорты көнендә төп мәйданчык булачак

9 августта УРАМ экстрим-паркында Казан спорты көне узачак, ул 25 төрле дисциплиналар булган мәйданчыкны берләштерәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында профильле ведомствоның министры урынбасары Илдар Садриев сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Спорт һәм күңел ачу программалары планлаштырылган.

Беренче активлыклар иртәнге 9:30 сәгатьтә башлана, ә көндез официаль ачылыш була. Шулай ук бәйрәмнәр муниципаль районнарда да оештырылачак. Республика буенча барлыгы 200 чара була», – дип сөйләде ул.

Казандагы бәйрәм күмәк зарядка ясаудан башланып китә. Алга таба кунакларны төрле спорт төрләренә багышланган күпсанлы мәйданчыклар көтә. Шул исәптән ГТО нормалары тапшыру мөмкинлеге дә була.

«Соңыннан урам баскетболы буенча «Кызыл сары туп» турниры, пляж волейболы турниры, скайлинг, гаилә эстафеталары һәм башка ярышлар була. УРАМ экстрим-паркында 25 спорт төрле берләшәчәк», – дип өстәде Казан башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Шулай ук ул футбол буенча Казанның яшьләр кубогы финалы турында да хәбәр итте. Ул шул ук көнне «Хезмәт резервы» стадионында узачак. Ярышлар 9:00 сәгатьтә башлана.

Быел спрот бәйрәме Татарстанда «Динамо» оешмасының 2026 елның гыйнварында билгеләнеп үтәчәк 100 еллыгына багышлана.

«Узган ел Казанда Физкультура көнендә булдым. Миңа бу чара бик ошады. Ул вакытта киләсе елда ул Татарстандагы «Динома»ның юбилеена багышланса әйбәт булыр иде дип уйлаган идем. Спорт яратучылар барасы да моны үз күзләре белән күрсен иде. Бу әйтеп бетергесез хисләр», – диде Татарстандагы оешманың беренче урынбасары Салават Гайсин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх