На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов авыл советы башлыклары турында: Алар һәрвакыт халык белән туры элемтәдә

Авыл җирлеге башлыклары кешеләргә хезмәт итә һәм һәрвакыт авылдашлары белән туры элемтәдә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XIX съездында урыннарда башкарыла торган эшнең мөһимлеге турында белдерде, дип яза «Татар-информ».

Миңнеханов чыгышында бигрәк тә махсус хәрби операция үткәрелгән шартларда авыл җирлеге башлыклары башкара торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Без көчле Россия һәм халык белән эшләү өчен», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Муниципаль берәмлекләр советы съездында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре – 956 делегат, шулай ук 300дән артык чакырылган кеше – республика һәм дәүләт хакимияте вәкилләре, РФ Дәүләт Думасына һәм РФ Федерация Советына Татарстаннан сайланган депутатлар, җирле үзидарә органнары ветераннары, территориаль иҗтимагый үзидарә һәм якташлыклар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Съезд нәтиҗәләре буенча Татарстанның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралар планы формалаштырыла. Ул республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары эшендә төп документ булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх