На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Түбән Кама мэры шәһәрнең 60 еллыгына планнары белән уртаклашты

Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. Шәһәр башлыгы Рамил Муллин Телеграм-каналында бәйрәмгә кагылышлы планнары белән уртаклашты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/​​​​​​​ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Безнең хыялыбыз һәм максатыбыз — Түбән Каманы, аның 60 еллык юбилеена, неоиндустриаль, заманча, кызыклы, уңайлы мохиткә әверелдерү.

Республика, район сәнәгать предприятиеләре ярдәме бар, команданың бердәмлеге бар — кадерле түбәнкамалылар, сезнең белән барысы да килеп чыгачак дип ышанам!» — дип язган Рамил Муллин.

Хәзер Түбән Камада балалар поликлиникасы төзелә, химия-технология кластерын булдыру дәвам итә, аңа 35нче лицей, 7нче мәктәп һәм балалар экология-биология үзәге керәчәк. Моннан тыш, Түбән Кама химия-технология корпусын реконструкцияләү ахырына якынлаша, җылылык челтәрләрен «Татэнерго» җәмгыятенә тапшыру башлана.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх