Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милли Җыенының Сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк белән очрашты. Республика җитәкчесе эшлекле даирәләр делегацияләре белән алмашу эшен активлаштырырга тәкъдим итте, диелә ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рөстәм Миңнеханов күптән түгел (15-18 апрельдә) DEIK Төркия-Россия эшлекле советы делегациясенең Казанга килүен мисал итеп китерде.
Моннан тыш, ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов Мостафа Варанкка озак елларга сузылган хезмәттәшлек һәм Татарстанга даими игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәртеп үткәнчә, аның әңгәмәдәше Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгын җитәкләгән чорда ике ил лидерлары – Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган ярдәме белән товар әйләнеше күләме буенча да, гамәлгә ашырылган инвестицион проектлар рәвешендә дә хезмәттәшлекне сизелерлек ныгытуга ирешелде.
«Без Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булып тора. Моңа делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар да ярдәм итә», – диде ТР Рәисе.
Ул Варанк әфәндене май аенда республикага килергә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды.
Миңнеханов бәяләвенчә, автомобиль сәнәгате һәм автокомпонентлар, станоклар төзү һәм металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше, кече һәм урта предприятиеләрнең үзара бәйләнеше, медицина туризмы һәм башка өлкәләрдә сәүдә һәм хезмәттәшлекне үстерү перспективалары бар.
«Без Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда проектларны үстерүенә, республикабызны Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык итеп куллануына карата кызыксыну белдерәбез», - дип искәртте ТР Рәисе очрашу барышында һәм төбәктә дә, Төркиядә дә яңа уртак проектларның гамәлгә ашырылуына өмет белдерде.
Мостафа Варанк, үз чиратында, әлеге сәфәрне оештырган һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде. Ул уртак проектлар буенча эшлекле багланышлар һәм хезмәттәшлек дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы ел саен Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза. 2024 елда чарага 87 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды. Форум кысаларында ислам банкингы, партнерлык финанславы, эшмәкәрлек, инвестицияләр, логистика һәм хәләл яшәү рәвеше темалары кузгатыла. Бу юлы ул 13-18 майда узачак.
Свежие комментарии