На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Володин: Сайлаучылар белән очрашу бурычын үтәмәүче депутатлар җаваплылыкка тартылачак

Гражданнарны кабул итүләр үткәрү һәм сайлаучылар белән аралашу бурычын үтәмәүче парламентарийларга карата дисциплинар чаралар кулланылачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Парламентның нәтиҗәлелеген арттыруны беренче чиратта депутатларның үзләреннән башларга кирәк, диде Володин.

Дәүләт Думасына таныклык алырга гына килә торган вакытлар үтте, дип ассызыклады ул шулай ук.

Спикер профильле комитетка депутатларга аена бер тапкырдан да ким булмаган тәртиптә сайлаучылар белән очрашулар уздыру бурычын билгеләүче закон проектын юллады. Хәзерге вакытта гамәлдә булган норма нигезендә, депутатлар мондый очрашуларны ярты елга бер тапкыр уздырырга тиеш.

Володин әйтүенчә, эшнең мондый форматы төбәкләрдәге проблемаларга оператив җавап бирергә һәм тагын да нәтиҗәлерәк закон карарларын булдырырга ярдәм итәчәк.

Закон проектында шулай ук гражданнар белән очрашулар үткәрмәгән депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мөмкинлеге дә каралган. Мандаттан мәхрүм итү карарын Дәүләт Думасы регламенты билгеләгән орган кабул итәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх