Якын арада Россиядә яңа федераль округ булдырылачак. Аның составына дүрт яңа төбәк һәм Кырым керәчәк. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы вакытында «РИА Новости» белән әңгәмәсендә Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкий хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, яңа федераль округ булдыру яңа төбәкләр белән федераль үзәк арасында коммуникацияне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

«Запорожье өлкәсе җитәкчесе буларак, минем өчен бу сорау хәл итәр чиккә якынлашты, дип әйтә алам», – ди Балицкий.

Россиядә Кырым һәм яңа төбәкләр кергән яңа федераль округ барлыкка киләчәк
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии