На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрләрнең эш хакы 94 мең сумга җиткән

2024 елда Татарстанда фәнни хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 94 мең сумга җиткән. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

Хәзерге вакытта фәнни өлкәдә галимнең тәҗрибәсе һәм статусына бәйле рәвештә хезмәт хакларында зур аерма күзәтелә.

Әйтик, аспирантлар аена нибары 7,5 мең сум ала, диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов. Әмма, аның сүзләренчә, республикада алар өчен күпсанлы субсидияләр һәм грантлар гамәлдә.

«Яшь галимнәр белән очрашуларда еш кына акча турында мәсьәлә кузгатыла. Вазифа һәм хезмәт хакы арасында икесенең берсен сайлау турында сүз чыга. Сораштыру әлегә вазифаны сайлауларын күрсәтте. Әмма матди стимуллаштыру – кадрлар җәлеп итү өчен мөһим шартларның берсе», - дип искәртте Миңнеханов.

Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге директоры урынбасары Владислав Чернов, үз чиратында, соңгы елларда яшьләр лабораторияләрендә хезмәт хаклары ике тапкырдан күбрәккә артуын әйтте. Әгәр элегрәк яшь галимнәрнең акчасы 30 меңгә тулмаса, хәзер алар 70 мең сумга якын хезмәт хакы ала (тикшеренүче эшли торган өлкәгә бәйле рәвештә).

Ссылка на первоисточник
наверх