На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов 621нче гаубица дивизионы хәрбиләрен бүләкләү видеосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә һәм телеграм-каналында 621нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләренә республика дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасыннан видеоязма белән күрсәтте.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге көне һәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне алдыннан ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе генерал-лейтенант Владимир Майстренко җитәкчелегендә Татарстан делегациясе махсус хәрби операция зонасына барган.

«621нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләренә республика дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хәрбиләр алдында танылган артистларыбыз иҗади номерлар белән чыгыш ясады», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

«Сугышчылар артистларны җылы каршы алды һәм танылган җырларга үзләре дә кушылды. Егетләребезнең батырлык рухын саклап калуны дәвам итәбез. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» - дип йомгаклады ТР Рәисе.

Элегрәк, агымдагы елның сентябрендә, Рөстәм Миңнеханов 621нче гаубица артиллерия дивизионы хәрбиләрен бүләкләү видеосын урнаштырган иде инде.

Видео: t.me/rustamminnikhanov/

Ссылка на первоисточник
наверх