На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Галимнәр Сабан туена бүләк җыю йоласына катнаштылар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Казан урамнары аша узучы Сабантуйга бүләк җыю йоласында катнаштылар.

«Казаныбыз бу атнада борын-борыннан килә торган милли бәйрәмебез – Сабан туена җыена. Безнең Фәннәр академиясе дә тарихыбызны, борынгыдан килнән гореф-гадәтләребезнең, аларны уздыру тәртипләрен өйрәнә.

Шул хезмәтләребезнең бер өлешен, экспедицияләрдә җыелган сөлгеләрне Сабантуйларда катнашып җиңүчеләргә бүләк рәвешендә бирәбез», – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин бүләк җыючыларны каршылаганда.

Галимнәр Сабан туе бүләге итеп Тукай энциклопедиясен, Фәридә Кудашева җырларыннан торган аудиоҗыентыклар, чиккән сөлгеләр һәм татар халык йолаларына багышланган китаплар тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх