На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Бу ялларда Казан Кремлендә бушлай театраль тамашалар узачак

Бу ялларда, 28 һәм 29 июньдә, Казан Кремле территориясендә бушлай чаралар сериясе узачак. Ишегалдында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен театраль тамашалар, кинокүрсәтү һәм музыкаль чыгышлар әзерләделәр.Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә көнне, 28 июньдә, Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында 15:00 сәгатьтә һәм 17:00 сәгатьтә Казан халкына актер Руслан Риманасның «Клоун остаханәсе» лабораториясе кысаларында «Без шкафтан» спектаклен күрсәтәчәкләр.

Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Jazz yзгәреш» музыкаль программасын Казанның «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры башкарачак. Аннары 19:00 да «Идиллия АРТ» иҗат яшьләрен үстерү үзәге солистлары чыгыш ясаячак.

Шимбә киче 20:30 да «Кеше беркайдан түгел» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак. Фильм сюжетында космоска Юрий Гагаринга кадәр барырга тиешле совет космонавты турындагы тарих.

Якшәмбе, 29 июньдә, «Без шкафтан» спектакле тагын ике тапкыр күрсәтеләчәк. 15:00 һәм 17:00 дә актер, клоун Руслан Риманас җитәкчелегендәге театр гамәле Гавами урыннар ишегалдында ачылачак.

Кичә ахырында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Музыка белән җәйге кич» программасы кысаларында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр төркеме чыгыш ясаячак. Концерт 19:00 да башлана.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх