На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Кузбасстагы «Чулпан» мәчетенең 9 яшьлек шәкерте хафиз булды

Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте «Чулпан» мәчетенең 9 яшьлек шәкерте хафиз булды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте.

Бу шатлыклы вакыйга шәкерт Мөхәммәдрәсүл Сәфәровның шәхси казанышы гына булып калмыйча, Новокузнецк шәһәренең бөтен мөселман өммәте өчен истәлекле мизгел булды.

Бу хакта «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләргә җомга вәгазе вакытында мәчетнең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов сөйләгән.

Мөхәммәдрәсүл Сәфәров берничә ел дәвамында бер-бер артлы Изге Коръән аятьләрен ятлый һәм, ниһаять, үз максатына ирешә. Хафизның әтисенең һәм мәчетнең Коръән укытучысы Кори Садриддинның өлеше зур, диелә хәбәрдә.

Яшь хафизга нибары 9 яшь, дип билгеләп үтелә. «Чулпан» мәчете яңа хафизларны укыту һәм тәрбияләү эшен дәвам итәчәк. Мондый укучыларның уңышлары бөтен җыенның горурлыгы булып тора һәм дини белем бирүнең мөһимлеген раслый.

Киләчәктә, мөгаен, остазлары һәм укытучылары күрсәткән ярдәм нәтиҗәсендә Коръәнне ятлауда уңышларга ирешкән тагын да күбрәк яшь талантларны күрербез, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх