На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Юрист агымдагы елның 1 октябренә кадәр кемнәрнең хезмәт хакы артачагын аңлатты

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләүнең беренче этабы барышында 1 гыйнвардан 1 октябрьгә кадәр педагоглар, табиблар, социаль хезмәткәрләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка социаль ведомстволарда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 13,2 процентка артырга тиеш. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева шулай дип белдерде.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары 2025 елның 1 гыйнварыннан индексацияләнәчәк һәм, 2025 елга исәпләнгән РФ бюджетында каралганча, берьюлы 13,2 процент тәшкил итәчәк. Индексация ике этапта үткәрелә», - дип искәртте эксперт.

Юрист сүзләренчә, бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын индексацияләүнең икенче этабы 1 октябрьдән башлана. Бу хезмәткәрләр тотрыклы рәвештә ала торган түләүләргә (оклад һәм даими премияләр) кагыла.

Дәүләт органнары һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләү хезмәт законнары яисә башка төрле җайга салу документларында билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә башкарыла. Калган эш бирүчеләр индексацияне күмәк килешүләрдә яки локаль норматив актларда күрсәтелгән шартлар нигезендә уздыра ала, дип өстәде белгеч.

 

Ссылка на первоисточник
наверх