Әлки ир-атлары ау мылтыкларын махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Лилия Шафикова яза.
Бу көннәрдә әлкилеләр шундый корал һәм патроннарын фронтка тапшырды инде. Аучылар Андрей Измайлов, Александр Якорев һәм Андрей Ерусланов гозергә битараф калмады. Хәрбиләргә ау мылтыклары һәм патроннар кирәк булуын белгәч, алар безнең ир-егетләрнең гомерен саклау өчен, ике дә уйлап тормыйча, коралларын тапшырды.
Хәрби бүлек вәкиле Әлки аучыларына рәхмәтен әйтте.
«Шома көпшәле корал, чыннан да, үзенең дроннарга каршы нәтиҗәле булуын күрсәтте. Дрон, гадәттә, зур булмый, аның каравы, ул тиз хәрәкәт итә, юнәлешен үзгәртә. Шома көпшәле корал белән кеше әзме-күпме эш итә белә икән, аның ярдәмендә янаган куркынычны юк итәргә мөмкин», – дип сөйләде Андрей Ерусланов.
Ау мылтыгы булган, ләкин күптәннән кулланмаучылар, аны фронтка тапшырып, якташларыбызга ярдәм итә ала. Моның өчен республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Андрей Еруслановка яисә Росгвардия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Алар коралны ничек тапшырырга кирәклеген аңлата.
нең гомерен саклау өчен, ике дә уйлап тормыйча, коралларын тапшырды.
Хәрби бүлек вәкиле Әлки аучыларына рәхмәтен әйтте. «Шулай итеп, гади авыл аучылары үз коралларын нацистларга төбәде», – дип билгеләде ул.
–Шома көпшәле корал, чыннан да, үзенең дроннарга каршы нәтиҗәле булуын күрсәтте. Дрон, гадәттә, зур булмый, аның каравы, ул тиз хәрәкәт итә, юнәлешен үзгәртә. Шома көпшәле корал белән кеше әзме-күпме эш итә белә икән, аның ярдәмендә янаган куркынычны юк итәргә мөмкин, – дип сөйләде Андрей Ерусланов.
Ау мылтыгы булган, ләкин күптәннән кулланмаучылар, аны фронтка тапшырып, якташларыбызга ярдәм итә ала. Моның өчен республиканың Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Андрей Еруслановка яисә Росгвардия бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Алар коралны ничек тапшырырга кирәклеген аңлатачаклар.
Тулырак: http://alki-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/alkilelar-au-myltykl...
Свежие комментарии