На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашучы волонтерлар саны ике тапкырга арткан

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Бәйрәм традицион рәвештә 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә була. Уздыру урыны – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт).

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, быел акциядә катнашырга теләүче, оештыру эшләрендә ярдәм итүче волонтерлар саны күбәйгән.

Узган ел белән чагыштырганда, чарада волонтер булып катнашырга теләүчеләр саны 2 тапкыр арткан.

«Без март аенда акциягә волонтерларны чакыра башлыйбыз, быел без чарага волонтер итеп 60 кеше җыярга теләгән идек, ләкин нәтиҗәдә безнең 100дән артык волонтер җыелды. Аларның күбесе – былтыр акциядә катнашучылар. «Без былтыр тамашачы буларак катнашкан идек, быел оештыру эшендә катнашасыбыз килә», – диләр. Бу, миңа калса, яхшы динамика, узган елны 50 волонтер гына җыелган иде. Һәр ел оештыру эше белән кызыксынучылар арта бара», – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

  • «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 нче йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх