
Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә – Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы иде.
Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар.
Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади хәленә җентекле анализ ясады, алдагы чорга Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.«Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычларны билгеләү һәм гамәлгә ашыру актуаль булып кала»
Татарстан Республикасы Рәисе юлламасы игълан ителгән парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, суд органнары, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсенең территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе чыгышыннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка республиканың эчке һәм тышкы хәлен җентекләп анализлаганы өчен рәхмәт белдерде.
«Без күпмилләтле Татарстаныбыз файдасына республикабызның тотрыклы үсешен дәвам итәчәкбез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.Парламент башлыгы 2025 елның 14 сентябрендә узган зур сайлау кампаниясе турында искә төшерде. Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары сайланды. «Сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биреп, татарстанлылар республикада аның җитәкчелегендә алып барылган эшне һәм курсны хуплады», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика Рәисе киләсе елны «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» дип игълан итте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, якын арада юлламада билгеләнгән бурычлар буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм Хөкүмәт тарафыннан документны гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк. «Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан куелган барлык бурычларны билгеләү һәм гамәлгә ашыру актуаль булып кала, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Күпмилләтле республикабызның тотрыклы үсеше, Татарстанга федераль дәрәҗәдә Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә торган курс дәвам итәчәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе»
«Татарстан алдагы үсешен дәвам итә. Күп кенә социаль-икътисади күрсәткечләр буенча республика илдә алдынгылар сафында тора. Республика казанышлары – күп милләтле халкыбызның бердәм хезмәте нәтиҗәсе», –дип Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына 2026 елга юлламасы белән чыгышын татар телендә башлады.

«Без ил лидеры, Президентыбыз Владимир Путинга, РФ Хөүмәтенә безнең башлангычларга теләктәшлек һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтле», – дип дәвам итте ул сүзен.
«Татарстанлылар махсус операция зонасында ихтыяр көченең ныклыгын күрсәтә»
«Татарстанлылар махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт авырлыкларына каршы тора, ихтыяр көченең ныклыгын күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул 2025 елда Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелгәнен искәртте. Нәкъ 80 ел элек кебек үк, безнең хәрбиләрнең Баш Командующий җитәкчелегендә нацизмга каршы көрәшеп, илнең суверенитеты сагында торуларын билгеләп үтте. 2025 ел Ватан Сакчысы елы булганын искәртеп узды.
«Махсус хәрби операциядә алгы сызыкта меңләгән татарстанлылар Бүген аларның кайберләре бүгенге залда. Сезнең алда баш иябез, сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм», – дип Миңнеханов аларның басып күренүләрен сорады.

Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә
Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә. Шулай ук, «Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесе дә кабул ителгән. Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.
«Авыр вакытлар җәмәгатьчелекне берләштерде. Татарстанлылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронт өчен гуманитар ярдәм туплый. Бар кешегә дә шушы мөһим эш өчен рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу бүләкләр ярдәмгә ашкынып торган, актив гражданлык позициясе күрсәткән кешеләргә биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов дини объектлар турында: «Иң мөһиме, аларда рухи тормыш торгызылды»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» фонды юнәлешендә башкарган эшен билгеләп узды. Ул соңгы елларда төрле конфессияләрнең 40 мөһим дини объекты торгызылганын әйтте. Татарстанда милләтара, конфессияара татулык өчен шартлар тудырылганын билгеләп узды.
«Яңарыш» фонды тарафыннан зур әһәмиятле проектлар башкарылды. Төзү, төзекләндерү, заманча инфраструктураны булдыру белән беррәттән, иң мөһиме, аларда рухи тормыш торгызылды. Һичшиксез, бу Минтимер Шәймиевнең сизгер, игътибарлы җитәкчелеге, бу эштә шәхсән катнашу нәтиҗәсе. Олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

«2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк»
«2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк. Бу республикабызның мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача», – диде республика Рәисе.
Ул Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның заманча бинасы төзелешен мәдәният тармагында мөһим вакыйга дип атады. Татарстан Рәисе соңгы елларда мәдәният тармагының матди-техник базасы күпкә яңартылганын билгеләп үтте.
«Соңгы биш елда 82 яңа мәдәният объекты төзелде, 348 объект капиталь төзекләндерелде. Барлыгы 60 млрд сум инвестиция кертелгән», – дип әйтте.
«Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык»
Татарстан Рәисе чыгышында гаилә кыйммәтләренә дә тукталды. «Күп балалы нык гаиләләр – безнең зур горурлык», – дип Рөстәм Миңнеханов алкышлауны сорады.
Ул милли гореф-гадәтләр, мәдәният, ана теле буыннан буынга гаилә аркылы тапшырылуын ассызыклады. «Гаилә ул – һәркем өчен мөһим тормыш чыганагы. Ул бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә, безгә авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Гаилә кыйммәтләре – халкыбызның имин киләчәгенә ныклы терәк», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү күрсәткечләрен арттыру буенча бурычлар куйды
«Татарстанда яңа биотехнопарк төзелеше буенча эш бара, ул илдә махсус генетик тикшеренүләр буенча зур үзәк булачак. Геном селекция ысулларын кулланып, 2030 елга сыерларның савым нәтиҗәлелеген 10 мең кг сөткә җиткерү бурычы тора. Катлаулы, әмма тормышка ашырырлык бурыч», – диде республика Рәисе.
Ул авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан – Идел буе округында беренче урында, Россиядә беренче бишлектә булуын билгеләп үтте. «Сөт җитештерү буенча без илдә күп еллар лидерлар. Бәрәңге уңышы буенча – икенче, шикәр чөгендере буенча алтынчы урында. Республика мөгезле эре терлек саны буенча да илдә алдынгы», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә басым ясарга өндәде. «Сөт, ит эшкәртү комбинатларында эш күләме соңгы биш елда 70тән 84 процентка җиткерелгән. Аны җитештерүне үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк», – диде.
«Татарстанда төзелешне демографик фаразны исәпкә алып планлаштырырга кирәк»
Рөстәм Миңнеханов төбәктә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча масштаблы эш дәвам итә, дип билгеләп үтте.
«Бездә бүгенге көндә 48 республика программасы гамәлдә. Алар республиканың барлык шәһәр округларын һәм муниципаль районнарын колачлый», – дип хәбәр итте Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, быел якынча 3,7 мең социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, яшьләр, спорт һәм мәдәният үзәкләре төзеләчәк һәм ремонтланачак. Исемлеккә муниципалитетлардагы сөт кухняларын, көч структуралары биналарын, Күпфункцияле үзәк биналарын, шулай ук боз ареналарын төзү һәм капиталь ремонтлау өстәлгән.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ул шул ук вакытта төзелешне планлаштырганда демографик фаразны һәм агломерацион үсеш планын исәпкә алырга кирәк, дип игътибар итте.
«Барлык объектлар да нәтиҗәле эшләргә һәм халык арасында ихтыяҗдан файдаланырга тиеш. Бу район башлыкларының җаваплылыгы», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

«Авыл ул – республиканың икътисади нигезе генә түгел, милли иминлеге дә»
«Авылда буыннан буынга тел, дин, милли гореф-гадәтләр, мәдәни кыйммәтләр тапшырыла. Күп кенә проектларыбыз нәкъ менә авыл үсеше белән бәйле. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыклар авылларның таянычы, гаиләләрнең керем чыганагы булуын ассызыклады. «Республика бюджетыннан аларга ярдәм быел 700 млн сумга кадәр арттырылган», – диде.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, инциатива күрсәткән кешеләргә проектларын тормышка ашыруда ярдәмне, авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү эшен дәвам иттерү мөһим. Ул ел саен авыл хуҗалыгы кооперативлары үешенә 200 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгәнен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов республикада алдынгы фермер хуҗалыкларыннан Минзәлә районыннан Дәүләтов, Тукай районыннан Миңнеханов, Чистай районыннан Чурин, Ютазы районыннан Ансель Вафауллин, Кукмара районыннан Тәҗмиев, Апас районыннан Вилданов, Алабуга районыннан Фәйзелхан Әхмәтҗанов хуҗалыкларын санап узды. Барлык фермерларның басып күренүен сорады һәм аларга рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Рәисе, шулай ук, авыл хезмәтчәннәренә ярминкәләрдә халыкны сыйфатлы натураль продукция белән тәэмин итүләре өчен рәхмәтен әйтте.
Казан аэропортының яңа терминалы 2026 елда эшли башларга тиеш
Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында елына 6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтә алачак яңа терминалны төзү эше дәвам итә. Эшләр 2026 елда төгәлләнергә тиеш, дип белдерде Татарстан Рәисе.
Моннан тыш, Миңнеханов Бегишево аэропортындагы очып китү полосасын реконструкцияләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.
Рөстәм Миңнеханов сайлауда югары активлык өчен рәхмәт белдерде
Республика җитәкчесе 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлау узганын искәртте. «Сайлауларда барлык сайлаучыларның дүрттән өче катнашты. Сайлау нәтиҗәләрен Татарстанның бөтен командасы эшенә бәя дип саныйм. Гражданнарга югары активлык һәм гражданлык позициясе өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Ә оппонентларга һәм төрле сәяси көч вәкилләренә тәкъдимнәре өчен рәхмәт. Без республика һәм илебез иминлеге хакына бергә эшләргә тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Ул сайлау кампаниясе барышында килеп ирешкән тәкъдимнәр республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашырганда исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.

«Татарстан спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә алга китте»
Биш ел дәвамында Татарстанда 220 спорт объекты төзелгән. 257 объектта 19 миллиард сумга комплекслы модернизация уздырылган.
«Бу гамәлдәге корылмаларны саклап калырга гына түгел, аларның сыйфатын һәм функциональлеген яхшыртырга да мөмкинлек бирде», - диде республика җитәкчесе. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстан спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә алга китеш күрсәтте.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр сизелерлек дәрәҗәдә күбәйгән, дип белдерде ул. Әйтик, биш елда аларның саны 51 проценттан 66 процентка кадәр арткан.
Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли тәңгәллеген саклау юнәлешендә бурычлар билгеләде
«Татар халкының милли тәңгәллеген саклау, аның милли кодын үстерү, шул исәптән, цифрлы мохиттә дә таныту буенча киләчәктә дә бергәләп тырышлык куярга кирәк. Республика Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә, татар халкының милли тәңгәллеген саклау программасына, аны танытуга тагын да зуррак игътибар биреп, тиешле үзгәрешләр кертүне йөклим», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, шагыйрьләр мирасын таныту да өстенлекле сорауларның берсе булуын әйтте.
Миңнеханов студентларны максатчан кабул итеп укытуга игътибарны көчәйтергә кушты
Кадрлар потенциалын булдыруда, студентларны, киләчәктә эшкә урнаштыруны күздә тотып, максатчан укырга кабул итү нәтиҗәле чара булып тора. Быел «Россиядә эш» порталында компанияләр максатчан укыту турында 4800 урынга килешүләр төзү буенча 2255 тәкъдим калдырган.

«Эш белән тәэмин итүче барлык оешмаларны, булачак хезмәткәрләрен үзләренә җәлеп итү өчен, максатчан укытуны алдан планлаштырырга чакырам. Моннан тыш, предприятиеләр белем бирүнең барлык баскычларында кадрлар әзерләүгә квалификацияле дәүләт биремен формалаштыруда актив катнашсын. Республика Хөкүмәтенә шуны тәэмин итүне йөклим», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйдәп баручы предприятиеләр базасында студентларга, яшь белгечләргә стажировка һәм практика узу өчен программалар комплексын эшләргә кушты. Ул, шулай ук, корпоратив уку үзәкләрен һәм яңадан һөнәри әзерлек программаларын булдыруга компанияләрдә кызыксыну уяту мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан Рәисе Татарстанның 5 югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында катнашуын, грантларны финанслауның гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил итүен әйтте. «Яшьләрнең «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән 29 фәнни лабораториясе эшчәнлеге кадрларга кытлыкны бетерүгә юнәлдерелгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Хөкүмәткә, Фәннәр академиясе, югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән берлектә, очкычлар, вертолетлар, автомобильләр төзү, радиоэлектроника, яңа материаллар һәм химия, авыл хуҗалыгы, медицина кебек өстенлекле юнәлешләрдә компетенция үзәкләре төзү өчен, технологик лидерык буенча илкүләм проектларда республиканың актив катнашуын кайгыртырга кушты.
Татарстан Рәисе пилотсыз технологияләр, ясалма фәһем һәм биотехнологияләрне дә кертеп, фәнара яңа тикшеренү юнәлешләрен булдыруны, бу дисциплиналарны белем бирү программаларының барлык баскычларына кертүне йөкләде.
«Кадрларга кытлык шартларында хезмәт җитештерүчәнлеген яхшырту төп бурыч булып тора. Сәнәгать предприятиеләрендә ясалма фәһем һәм робот техникасы элементларын файдалана башларга кирәк. 2030 елга республикада сәнәгать роботларының саны 4 тапкыр артырга тиеш», – дигән бурыч куйды Миңнеханов.
«Укытучы һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк»
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, укытучы һөнәренең абруен күтәрү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. «Мәгариф өлкәсе – киләчәгебезнең нигезе. Соңгы елларда Татарстанда зур эшләр башкарылды, аның нәтиҗәләре – саннарда, ә иң мөһиме, республиканың мәгариф тармагында уңай үзгәрешләрдә ачык чагыла», – дип сөйләде ул.

Ул Татарстанда балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин ителгәнен әйтте. Соңгы 5 елда 59 яңа балалар бакчасы төзелгән, 363е капиталь төзекләндерелгән, шушы эшләргә барлыгы 18 млрд сум акча сарыф ителгән. «Хәзер меңнәрчә сабыйга заманча, яхшы җиһазландырылган балалар бакчаларына йөрү мөмкинлеге бар», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе балаларга уңайлы шартлар булдыру киләчәк турында кайгырту булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, соңгы 5 елда республикада яңа мәктәпләр төзелеше күрсәткечләре әле моңарчы республика тарихында булмаган. «48 яңа мәктәп төзелде, 1192 белем бирү объекты капиталь төзекләндерелде. Финанслау күләме 76 млрд сум тәшкил итте. Әлеге мәктәпләрнең һәрберсендә балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да булдырылды, мәгариф өлкәсендәге иң алдынгы технологияләр кертелде», – диде Татарстан Рәисе.
«Физика-математика алгарышы» проектына зур өметләр баглана. Аны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан ел саен 250 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Әлеге проектның нигезенә салынган барлык алымнарны, беренче чиратта, химия фәнендә киңрәк файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, ди Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, республика район-шәһәрләрендә мәктәп технопарклары челтәрен булдыру, мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү, «Цифрлы нигездә мәгариф мохите» программасын үстерү ниятләнә.
«Республика «Укытучы йорты»н ачу да күздә тотыла, анда укытучылар Россиянең һәм дөньяның иң яхшы экспертлары катнашында квалификацияләрен күтәрә алачак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген утырышка хезмәт стажлары 30, 40 һәм 50 елдан артып киткән укытучылар, тәрбиячеләр, мөгаллимнәр чакырылган иде. Алар Галина Нәҗипова, Наталья Хапина, Антонина Сушенцева, Сания Зиннәтуллина, Зөһрә Кәримова, Мөслимә Гайнетдинова, Елена Сергеева һәм Нурфия Хәйруллина. «Сезгә һәм республиканың барлык педагогларына хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм», – диде республика Рәисе.
«Технологик эшмәкәрлеккә басым ясыйбыз»
Университет технологик эшмәкәрлеге платформаларында һәм «Студентлар стартапы» бәйгесендә Татарстаннан җиңүчеләр һәркайсы 1 млн сумлык 1079 грант алган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәртте.
«Без технологик эшмәкәрлеккә басым ясыйбыз. Республикадан университет технологик эшмәкәрлеге һәм «Студентлар стартапы» бәйгесендә җиңүчеләр һәркайсы 1 млн сумлык 1079 грант отты», – диде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов сүзләренчә, бу бәйгеләрдә җиңүчеләрнең барысы да – яңа инновацион икътисад өчен булачак кадрлар.
«Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнде»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында «Безнең ишегалды» программасы әһәмияте турында сөйләде. «Биш ел эчендә бөтен республика буенча «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 1,5 млн кеше яши торган 5174 күп фатирлы йорт ишегалды төзекләндерелде. Бу эшләрне башкару 54 млрд сумга төште. Ял итү, аралашу, балалар тәрбияләү өчен заманча һәм куркынычсыз мәйданчыклар булдырылды. Яңартылган ишегаллары яше-картының яраткан урынына әйләнде», – диде Татарстан Рәисе.

Ул территорияләрне төзекләндерүгә куелган таләпләрне билгеләп узды. «Төзегән объектларыбыз матур гына түгел, ә иң мөһиме, кешеләр өчен уңайлы да булырга тиеш. Карарлар кабул иткәндә, гражданнарны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Бу исә, төрле яшьтәге һәм кызыксынулары төрле булган кешеләрнең ихтыяҗларына туры килә торган, чын мәгънәсендә кирәкле җәмәгать урыннары булдырырга мөмкинлек бирә», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ун ел эчендә иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында барлык 45 муниципалитетта гомуми суммасы 33 млрд сумга 450 парк, сквер, бульвар һәм яр буйлары төзекләндерелгән.
«Шәһәрләрдән читтә урнашкан глэмпинглар, отельләр, ял базалары, кунакханә комплекслары да актив үсеш ала. Биш елда аларның саны 6дан 62гә җитте. Боларның барысы да республика халкына ял итү шартларын яхшыртырга, шулай ук, туристлыкны актив рәвештә үстерергә ярдәм итә. Узган елда гына да Татарстанга 4,3 млнга якын кеше килде», – дип әйтте Миңнеханов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии