На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Ульяновскида берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узган

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә өлкә татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, җирле шагыйрә, берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узган. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Кичәдә мөхтәрәм кунаклар, авторның иҗатташ дуслары катнашкан. Динә Камил кызы үзенең тәүге адымнарын «Өмет» газетасында башлап җибәрә.

Аның иҗаты белән газета укучылары даими рәвештә танышып бара. Элегрәк Динә ханым күбрәк рус телендә иҗат иткән булса, соңгы араларда шигърият сөючеләр аның татар телендәге шигырьләре белән таныша башлаган.

Кичәне Динәнең әнисе Равия ханым Коръән сүрәсен укудан башлап җибәрә. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов, «Өмет» газетасы редакциясе җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Динә ханымның иҗатына соклануларын белдерделәр һәм яңа иҗат уңышлары теләделәр, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх