На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Аналитик: Алдагы 10 елда Россиядә дефолт булу ихтималы аз

Россиядә якындагы 10 елда дефолт булу ихтималы аз. «Совкомбанк» баш аналитигы Михаил Васильев шулай дип саный. Ул шулай ук Россиядә яшәүчеләрне «мондый куркыныч мөмкин булуга ышанмаска» чакырды, дип китерә спикер сүзләрен «Газета.Ru».

Эксперт аңлатканча, Россиядә 1998 елда дефолт килеп чыгу сәбәбе – бюджет сәясәте баланслы булмау.

Бүгенге көндә ил хакимияте, үткәннәрнең сабагын истә тотып, макроикътисади тотрыклылыкны игътибар белән күзәтә.

Россия тышкы бурычларын планлы рәвештә түләп бара, шул ук вакытта ил тышкы кредиторларга сизелерлек дәрәҗәдә бәйле түгел, дип ассызыклады Васильев.

Россиянең эчке дәүләт бурычы да күп түгел, чөнки хакимият җаваплы консерватив бюджет сәясәте буенча эш итә һәм баланслы бюджетка омтыла.

  • Дефолт – бурычка алучы (кеше, фирма яки ил) финанс йөкләмәләрен үти алмау. Сүз дәүләт турында барган очракта дефолт тышкы яки эчке бурычны түләүдән баш тарту яки түләргә сәләтле булмауны аңлата. 1998 елда Россия эчке бурычын түли алмау сәбәпле дефолт игълан иткән. Нәтиҗәдә рубль бәясе кисәк төшкән, инфляция бик нык арткан.
Ссылка на первоисточник
наверх