На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Дәүләт Думасы эшләүчеләрнең пенсиясен индексацияләү турындагы закон проектын кабул итте

Бүген пленар утырышта Дәүләт Думасы депутатлары эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңадан кайтару турындагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу хакта Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен индексацияләүне 2025 елдан яңадан кайтару турындагы законны Дәүләт Думасы бертавыштан кабул итте!

» – дип язган парламентарий үзенең телеграм-каналында.

Нормалар буенча, киләсе елдан башлап, эшләмәүчеләрне пенсия белән тәэмин итү белән беррәттән, эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре ел саен индексацияләнергә тиеш була. Инициативаларны гамәлгә ашыру 2025 елда 96,45 миллиард, 2026 елда 177,03 миллиард, ә 2027 елда 260 миллиард сумга төшәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон 7,87 миллион кешегә кагылачак.

«Россиягә каршы кертелгән 21 меңнән артык санкциягә карамастан, Президентыбыз Владимир Владимирович Путин бу мөһим карарны кабул итте», — дип өстәде федераль парламентның түбән палатасы спикеры.

Закон проекты беренче укылышны 25 июньдә узды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх