На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан метеорологы ялларда сизелерлек суытачагы турында кисәтте

Бу ялларда Татарстанда сизелерлек суытачак. Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, якшәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы 16 градуска кадәр, ә республика буенча урыны белән 18-22 градуска кадәр төшәчәк.

Һава торышы шартлары үзгәрү сәбәбе турында «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Без циклонның тыл өлешенә эләгәбез, Баренц диңгезеннән килгән салкын һава массалары йогынтысында булабыз.

Шимбә һәм якшәмбе көнне һава температурасы шактый түбән– көндез -8..-10, ә төнлә -11..-16 градус була», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бер ел элек декабрьнең беренче яртысында Казанда бик салкын була.

Норма буенча хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура -8 градус булырга тиеш. Әмма суыту кыска вакытлы гына була. Икенче атнада Казанда кабат сизелерлек җылытачак.

Ссылка на первоисточник
наверх